ЧЕБЕНЛӘ’Ү ф. 1) Эссе көннәрдә башны һәм койрыкны селкеп, чебен-черкине куу (хайваннар тур.). Таш булып каткан пар басуын сөргәндә, сабан тоткасы сине – сабаннан аз гына калкурак үсмер малайны чөеп-чөеп ыргыта, кигәвен вакытында атың, кая барып бәреләсен белмичә, үрле-кырлы сикерә, чебенли торгач, сөйрәп читкә алып чаба. Г.Бәширов

2) Азыкта, үсемлекләрдә һ.б.ш. нәрсәләрдә күпләп чебеннәр пәйда булу. Агуланудан саклану өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә онытмагыз: гөмбә аз гына шикләндерсә дә алмагыз; аларны юл буйларыннан җыймагыз; искергән, чебенләгәннәрен өзмәгез дә; җыйган көнне үк эшкәртегез; очраклы кешеләрдән сатып алмагыз. Маяк

3) күч. Ыгы-зыгы килү, тыз-быз йөрү. Бабай йөри шыбынлап, әби йөри чебенләп. Әйтем. Ник амин итмәдең, ник чебенләдең, дип битәрләргә режиссёрның хакы бармы? Г.Гобәй

Чебенләп алу Бераз чебенләү. Әгәр өйгә кайткач, бераз [ир] чебенләп ала икән, чәпчемә: ир – баш, хатын – муен! Т.Әйди

Чебенләп тору Әле, хәзер чебенләү.

Чебенләп утыру сөйл. к. чебенләп тору . Юл буе агач төпләренә куеп калдырылган чебенләп утырган пакетлар, ташланган төзелеш материаллары, буш шешәләр. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә