ЧЕБЕ’Н ГӨМБӘСЕ и. Аманитачалар семьялыгыннан кызыл эшләпәсендә ак таплары булган, төнәтмәсе чебен үтерү өчен файдаланылган агулы гөмбә. Агуланам, Хәерлебанат аркасында чебен гөмбәсе ашап харап булды асыл җегет Гыйльметдин, дисеннәр. Р.Батулла. Чебен гөмбәсе җыеп йөрми микән дип, урманны айкап чыктылар – юк Мөдәррис. Л.Лерон |