ЧЕБЕН и. зоол. Икеканатлылар отрядыннан кеше яши торган урыннарда таралган бөҗәк. --- үрмәкүч пәрәвезен сузган, чебенне шунда эләктереп алган һәм канын эчәргә тотынган. А.Алиш. Чебен безләгәннән филләр өркәме дә, чебен кырылганга алар кайгырамы? В.Имамов

Чебен балга ябышкан кебек Бик күп кеше берәр нәрсә белән нык кызыксыну турында. Менә гармунчының базары төшми. Кызлар аңа чебен балга ябышкан кебек ябышалар. Г.Әпсәләмов. Чебен булып күзгә керү Тартынмыйча әрсезләнү. Чөнки Күкчә кем икәнен оныта, артык масаеп китеп, чебен булып күзгә керә, авыр тузан булып тын юлына утыра башлый. А.Хәсәнов. Чебенгә дә тимәс Кызганучан; барлык җан иясенә жәлләп карый торган кеше турында. Чебенгә күсәк күтәрү к. чебенгә чукмар күтәрү. Чебенгә сука җигү Берәүгә булдыра алмаслык эш тагу. Конкага җигелгән атлар җан авырттырырлык кызганыч вә теге сакаллы сабыйлар тарафыннан мәзлум тоелалар иде. Бу бөтенләй чебенгә сука җигү булып күренә иде. Г.Тукай. Чебенгә чукмар күтәрү Кечкенә генә мәсьәләне хәл итәргә зур көч кую. --- имтихан алучы Корбан Тимергалиевич Вәлитов, нидәндер шикләнеп, безне иң алгы рәткә күчереп утыртты. Бу аның тарафыннан чебенгә чукмар күтәрү иде инде. Б.Камалов. Холкы сабыр, әтрафлы, беркайчан да йөгереп, кабаланып китмәс, чебенгә чукмар күтәрмәс, җил-буран уйнатмыйча гына, тирә-як урманга тулы хуҗа булып йөрер. Т.Галиуллин. Чебен дә кундырмау Бик нык саклау; бөтен шартларны булдыру. Мөстәкыйм әфәндегә без чебен дә кундырмаска тиешбез. Д.Салихов. Чебен дә үтә алмау Бик нык саклану. Сакчылар, ишекне киң ачып, боларны эчкә уздырдылар. – Хуп, мулла абзый, чебен дә үтә алмас! – диделәр. Г.Бәширов. Ул бит бик зур кеше! Аның янына чебен дә үтеп керә алмый! М.Вәлиев. Чебен дә үтәрлек түгел Тыгыз һәм биек итеп тотылган; бик нык сакланган (корылма). Чебен дә үтермәс Бик юаш, кызганучан. Чебен дә рәнҗетмәс к. чебен дә үтермәс. Чебен кебек үрчү Бик нык ишәю, чамасыз арту. Чөнки фани дөньядан оҗмах эзләүче, оҗмах яратучы[лар] чебен кебек үрчегән. З.Мәхмүди. Чебен кирелеге Урынсыз үҗәтлек. Чебеннән фил ясау Берәр мәсьәләне катлауландыру, бик күпертеп күрсәтү. Безнең Гордеев кебек чебеннән фил ясаучы кешеләр бетмәгән әле дөньяда. Г.Әпсәләмов. – Апа, чебеннән фил ясама, зинһар, – диде Вәсилә. Н.Гыйматдинова. Чебенне фил итү к. чебеннән фил ясау . Чебенне фил итеп, төтенне тау итеп, юк нәрсәләрне күпертәләр, кабарталар. Г.Исхакый. Чебен очканны да ишетерлек Тирән тынлык урнашу турында. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе, Сак белән Сокның бәетен ишетәсе... – дип башлап җибәрүеңә, өйдә чебен очканны ишетерлек тынлык урнаша. Г.Бәширов. Шулай итеп, актлар залында чебен очканны да ишетелерлек тынлык хасил булды. А.Гыймадиев. Чебен сыткан кебек к. чебен урынына да күрмәү. Мин синең кебекләрне чебеннәрне сыткан кебек сыттым һәм ары таба да сытачакмын. И.Хуҗин. Чебен таеп егылырдай Бик шома, чиста. Урынбасарның чебен таеп егылырдай шома башында бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. З.Мәхмүди. Чебен тешләгән кебек Көчле авырту сизмәү турында. Минем ише коры сөяккә калган, чыкмаган җаны гына булган кешенең сугуы андый әзмәвердәй фашиска нәрсә инде ул? Чебен тешләгән шикелле дә булмагандыр. В.Нуруллин. Чебен тимәс чер итәр Тиз үпкәләүчән кеше яки иркә, еларга гына торган бала турында. Доктордан да бигрәк, шушы чибәр шәфкать туташы алдында аның чебен тимәс чер итәр бер мәмкә булып күренәсе килмәде. Н.Әхмәдиев. Шәһәр кызлары чебен тимәс чер итәр була бит ул... А.Әхмәтгалиева. Чебен тоту Эшсез яту. Чебен урынына да күрмәү Кызганмау. Алар безне чебен урынына да күрмәячәк, диючеләр күбрәк ---. А.Тимергалин. Холкым бик начар, чебен урынына да күрмәм. З.Мәхмүди. Чебен урынына кыру Күпләп юк итү, үтерү. – Ә бездә кеше кадәр кешене чебен урынына кыралар, – диде Айваз, исе китеп. З.Мәхмүди. Чебен урынына үрчү к. чебен кебек үрчү. Чебен урынына үрчеделәр имансыз адәмнәр ---. К.Кара. Чебен урынына үтерү к. чебен урынына кыру. Кешенең бер дә кадере калмады. Чебен урынына тоталар да үтерәләр. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә