ЧӘШКЕ I и. 1. зоол. 1) Сусарчалар семьялыгыннан кыйммәтле мех бирә торган зур булмаган җәнлек; русчасы: норка

2) Шул җәнлекнең мехы

2. с. мәгъ. Шул җәнлекнең мехыннан тегелгән. Чәшке бүрек модада бит хәзер. М.Маликова. Иблис карга мәтәлде, чәшке бүреге читкә тәгәрәп китте. З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә