ЧӘЧҮЛЕК и. 1. 1) Иген чәчелгән җир, чәчелә торган мәйдан. Аның каравы, хуҗалыктагы башка әйберләр, чәчүлек һәм каралты-кура бик очсыздан китте. М.Галәү

2) Чәчкәннән соң үсеп чыккан иген. Җәзалап йөрүчеләр фермаларны яндыралар, терлекләрне һәм чәчүлекләрне юк итәләр. Яңа тарих

3) Чәчәргә билгеләнгән ашлык; орлык. Кояш торган саен ныграк чыбыркылый, бүген-иртәгә язгы чәчүгә төшәсе, хуҗалыкта булган бөтен сука-тырмаларны, чәчүлек орлыкны барлап куясы бар. В.Имамов

2. с. мәгъ. 1) Иген чәчелгән, иген чәчелә торган. Чәчүлек җирләрне күпме харап итәләр. А.Гыйләҗев. Бар җире мең дә ике йөз гектар булып, шуның чәчүлек мәйданы нибары җиде йөз дә җитмеш өч гектар гына иде. В.Нуруллин

2) Чәчәргә билгеләнгән, орлыкка дип билгеләнгән. Шүләнгер бакчалары ак чәчәккә күмелгән, каз бәпкәләре чирәмгә баскан, көтүләр чыккан, чәчүлек бәрәңгеләр үргән иде. К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә