ЧӘЧҮ’ ӘЙЛӘНЕШЕ и. а.х. Берничә ел эчендә бер үк мәйданда авыл хуҗалыгы культураларын чәчүне эзлекле рәвештә чиратлаштыру алымы. Туфракның нинди икәнлеге беркайда да язып беркетелмәгән, чәчү әйләнешенең планнары юк, кырлар ашланмаган, барлы-юклы тиресне шунда фермалар, кардалар янындагы чокырларга аударып килгәннәр. А.Гыйләҗев. Ул вакытта игенчелектә өч басулы чәчү әйләнеше өстенлек итте, һәм тимер сабан башлыча алпавыт хуҗалыкларында гына кулланылды. Р.Зарипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә