ЧӘЧҮ II и. 1) Басуда башкарыла торган эшнең бер төре буларак, әзерләнгән туфракка орлыклар сибү, салу эше. Язгы чәчү барган көннәрдә колхоз, кысыр сыер, я булмаса, кышлау үгез суеп, ир-ат механизаторларны җыеп, шәп кенә мәҗлес үткәреп ала торган иде. А.Гыйләҗев 2) Иген чәчү вакыты, шул эш чоры. Шулай итеп, мин язгы чәчү беткәнче тырмада йөрдем. В.Нуруллин. Шундый оста итеп сөйли ул урып җыю, ашлык эшкәртү, орлык салу, хәтта көзге чәчү турында. Т.Нәҗмиев |