ЧӘЧҮ I ф. 1) Әзерләнгән туфракка орлыклар салу, сибү. Каравыл өе алдын чыбык читән белән үреп алып тырлау ясады, мул итеп укроп чәчте, кыяр-кәбестә утыртты, шешә алып килсәң, кабарга дигәнен үрелеп кенә ала... А.Гыйләҗев. Язын сабан сөрде, муенына тубал асып, сөргән җиргә ашлык чәчте, печән өстендә печән чапты, кибән куйды, урак өстендә ашлык сукты, эскерт өйде, кышын балык тоту бригадасында катып-калчаеп боз тиште, елым тартты. Д.Каюмова

2) Төрле җиргә төшерү, ташлау, сибү. Извиль акчаларны идәнгә чәчә. Х.Ибраһим

3) Чәчрәтү. Кавынбаш, Сәет ягына борылып, яңадан төкерек чәчә башлады. М.Хәсәнов

4) Җирне ашлык һ.б.ш. үстерү өчен файдалану. Без, ди торган иде, Керенский егылганны да көтмәдек, күрше боярларның җирләрен җәйдән үк сөреп чәчтек, йортларын тартып алдык... Г.Ибраһимов. Кәнсәләр эше тавык та чүпләп бетермәстәй күп булгач, сабанны әти берүзе сөреп чәчте, тырмага Шамил йөрде. Ш.Маннур

5) Төрле якка тарату, сибү (нур, яктылык һ.б. тур.). Мин инде абаганың, кечкенә йолдыз төсле, сыек зәңгәр нур чәчеп, бөтен урманны балкытуын күз алдыма ук китердем. Г.Бәширов

6) махс. Тарату, төрле якка җибәрү, җәелдерү. Батынкы линза, үзе аша үтә торган нурларны сындырып, як-якка чәчеп җибәрә. Андый линза чәчә торган линза дип атала. Физика

7) Тарату, яңгырату (тавыш тур.). Моң чәчеп сайрый былбыллар. Ф.Дәүләтбаев

8) күч. Төрле җирдә барлыкка китерү, тарату. Сугыш чәчкән матәм кайгылары Күпме Ана йөрәген өтәр. Ә.Синугыл

9) күч. Ниндидер, үзенә бер төрле хис белдереп карау (күзләр турында). Кара, бүтән чакта мыштым гына йөргән кешене танымассың да: күзләр очкын чәчә, кашлар җәядәй язылган, мыек көлеп, бөтерелеп тора. Т.Гарипова

10) күч. Кешеләр арасына тарату, массаларга җиткерү. Чүгүчәктә татарлар сәнгать, мәгърифәт чәчү белән генә чикләнмәгән, шәһәр, дәүләт тормышына да шактый өлеш керткән. Р.Гыйлемханов

11) күч. Сөйләргә ярамаган хәбәр, сер һ.б.ш.ны күпләргә билгеле итү, тарату (хәбәрне, серне һ.б.ш.). Бу көннән соң Сәримә Гөлчирә турында авылда уңлы-суллы гайбәт чәчте. Д.Каюмова. Кыз дусты ягына авышып беткән, хәтта авылда, Гыйләҗетдин кызын театрдан куганнар, базарда чүпрәк сата, дип гайбәт чәчәрләр инде, дигән курку да югалган иде. Н.Гыйматдинова // Махсус рәвештә сөйләп йөрү

12) сөйл. Туктаусыз сөйләү. Яшьрәк байлар көлешә, үткерлекләр, тапкырлыклар чәчә иделәр. Ш.Камал

13) күч. сөйл. Пулемёт, автомат һ.б.ш.дан туктаусыз ату, атып тору. Дошманны чигендерер өчен бүтән бернинди чара да калмагач, Матросов туктаусыз ут чәчеп торган амбразурага таба шуыша башлый. В.Нуруллин

14) Маймыч яралсын өчен, организмнан уылдык бүлеп чыгару (балыклар тур.) . Тагы да тотар әле, балыкларның, өерелеп, үргә таба, уылдык чәчәргә менгән вакыты, мондый чакта әллә күпме тотарга була. З.Мурсиев. Ләкин Газиз карт та, Фатыйма карчык та, хәтта Зәйтүнә кортка да балыкларның ничек парлануын, ничек кавышуын, кайчан уылдык чәчеп, ничек гаилә коруын белмиләр иде. Г.Гыйльманов

Чәчә башлау Чәчәргә тотыну. Шунда ук, тояклары белән тибенеп, тирә-якка алтын-көмеш чәчә башлаган. Г.Гыйльманов

Чәчә тору Әледән-әле чәчү; берәр эш-гамәлдән алда чәчү; фактта чәчкән булу. Тагын да соңрак, май ахырларында, яңа урамдагы Әлфия апа бакчасын, бөтнек чәчә торып, мәче борчагы басып алган?! З.Хөснияр

Чәчеп алу Тиз генә чәчү. Тәрәзә өстенә оялаган тиктормас чыпчыкларга тикле, тынып, табигатьнең гайрәт чәчеп алуын көтте... А.Тимергалин

Чәчеп бару Эзлекле рәвештә чәчү. Әти алдан чәчеп бара, мин аның артыннан тырмалап барам. Г.Бәширов. Зәбирнең җаны аны эзләп менсә, адашмасын, таба алсын өчен, Зөбәрҗәт үз каурыйларын, күз яшьләре белән сөртә-сөртә, шул рәвешчә чәчеп барган икән. В.Имамов

Чәчеп бетерү Тулысынча, ахырына кадәр чәчү; барысын да чәчү. Мин авылга кайтып төшкәндә, солы, борайны чәчеп бетергәннәр, тары, карабодайга яңа чыкканнар гына иде әле. Г.Ибраһимов. Башта янчыгыннан махоркасын ала алмый җәфаланды, яртысын җиргә чәчеп бетерде, төргәч, ялап-ялап ябыштырып маташты. З.Кадыйрова

Чәчеп җибәрү Кинәт яки ялгыш чәчү . Ул бер уч шакмакны чәчеп җибәреп, берсен-берсенә чиртеп тидерә дә аларны яңадан корышып беткән кулына җыя бара. М.Галәү. Пычкының чылбыры бик каты сызгырып, тешләре арасына кысылып калган агач чүбен чәчеп җибәрде һәм җиңел генә агачның кутырлы кәүсәсенә барып та керде. Д.Каюмова

Чәчеп йөрү Анда-монда таратып чәчү. Кайда яшәгәнегезне чәчеп йөрмисез. А.Гыйләҗев. Әгәр сезнең халыкны туйдыру өчен иген чәчеп йөрсәк, тегермәннәр төзесәк, арба, камыт, сабын ясап бирсәк, киндер тукысак, әлбәттә, падишаһ этләренә сез теш-тырнагыгыз белән каршы чыгар идегез. В.Имамов

Чәчеп кую Алдан ук чәчү. Кипсен дип чәчеп куйган шырпы бөртекләренең юк булуын белгәч кенә моның аю эше түгеллеген сизеп алдым. К.Җәмит. Алтын-көмеш чәчеп куйганнар ди анда сиңа! Р.Низамиев

Чәчеп тору Бертуктаусыз чәчү; хәзер, әле чәчү. Хәйләкәр, усал, битараф карашларны күреп, ирексездән нур чәчеп торучы, ихлас күзләр эзләдем. А.Мансуров. Айсылу исә – кәтүк, үзе тиктормас, чегән баласы кебек кап-кара, ә күзләре зәңгәр, ут чәчеп торалар. З.Кадыйрова

Чәчеп чыгу Булган берсен берәм-берәм чәчү; башыннан ахырына кадәр чәчү. – Җиремне тырнагым белән тырмап булса да барыбер сөреп чыгам! – дип, ашыга-ашыга, җирләрен чәчеп чыктылар. М.Галәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә