ЧӘЧТАРАШ и. Чәч алу, кисү, буяу, тарау һ.б.ш. белгече, парикмахер. Менә көне килде, сугыш чыкты, сугыш күпләрне тигезләде: --- малай-шалайның башын ялтыратып куючы чәчтараш Сибгать абзый да, абруйлы шадра тимерче Нурулла да, мичкә төпләүче, дуга бөгүче Колга Сабир да бер көндә солдат булдылар. А.Гыйләҗев. Әмма чәчтараш, куркуын эченә йотып, бер сүз әйтми, тып-тын гына утыра икән. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә