ЧӘЧРӘ’Ү ф. 1) Көч белән читкә атылу, сибелү (сыеклык тур.). Биредәге таш тишекләреннән кайнар тамчылар чәчри, су буенда төрле төстәге таштан матур бизәкле түгәрәк мәйданчыклар ясалган иде. М.Маликова. Сөт тамчылары битенә чәчри... Н.Гыйматдинова 2) Төрле якка барып төшү, чәчелеп барып төшү; төрле якка атылып китү (вак кисәкчекләр тур.). Ат тоягыннан, тәгәрмәчләрдән як-якка җиңелчә балчык кисәкләре чәчрәп калды. Н.Фәттах 3) күч. Кечкенә генә яки тар тишек аша үтү, үтеп чәчелү (яктылык тур.). Солдатның башына күсәк белән суккандай булдылар, күзләреннән утлар чәчрәде. Г.Әпсәләмов. Ул егылуга, Вилдан җил кебек очып килеп җитә, тимераяклары астыннан боз кыйпылчыклары чәчрәтеп, кырт борыла, Мәрьямнең култык асларыннан күтәреп аягына бастыра да тагын шуып китә. М.Маликова 4) күч. гади с. Үлү, юкка чыгу ◊ Чәчрәп китим гади с. Берәр сүзнең, фикернең дөреслегенә башкаларны ышандыру өчен ант итеп әйтелә. [Җиһанша:] Исән генә котылыйм. Мин сине кызыл үгездән сөздерәм, чәчрәп китим, сөздерәм!.. Т.Гыйззәт. Ә дөресен генә әйткәндә, туташ сезнең баруыгызны абыйсына караганда да ныграк тели, чәчрәп китим менә! Ә.Еники. Чәчрәп китсен гади с. Бик нык ачулануны, үпкәләүне һ.б.ш. белдерә. Мәликә апаның зарлануын үз колакларым белән ишеттем, дип әйтә алмады, күңеле йомшарып, тамагына утлы төер бөялде. Зарланды бит, чәчрәп китсен менә. Н.Гыйматдинова. Бердәнбер кызы чәчрәп китсен, тик аның карьерасы күтәрелсен! Н.Гаетбай. Чәчрәп тору 1) Бик уңган, бик җитез һәм өлгер булу. Алия ул чәчрәп тора, Ут кебек дөрләп тора. Р.Миңнуллин; 2) Усал телле, бик нык әрепләшергә яратучан булу. « Нинди эшең бар, апа?» – дип чәчрәп тора. Р.Бәшәр; 3) Күзгә бәрелеп тору, аңлашылу. Бу Кәрим Гайфи үзе яшьтән үк зирәклеге чәчрәп торган бала иде. Г.Ибраһимов. Чәчрәп чыгу 1) Нәрсәгә дә булса кискен каршы чыгу, каршы төшү. Бу юлы исә Җир йөзендә көннән-көн арта, ишәя барган гаделсезлеккә каршы үзенең кискен сүзен әйтмичә калырга түземлеге калмаганга, шулай чәчрәп чыккандыр. А.Хәсәнов; 2) Берәр нәрсәгә карата бик тиз реакция ясау. – Бирмиме?! – дип чәчрәп чыкты Әхмәт. А.Гыймадиев Чәчрәп бетү Бөтен тирә-якка күп булып чәчрәү. Баланың күлмәгенә, түшеннән итәгенә кадәр, хәтта аякларына да шәмәхә кара чәчрәп беткән иде. Д.Каюмова. Һәркайсының үз көч-куәте бар, берсе әнә Биюшнең йон тубыдай атылып сикерә, икенчесе такта буйлап шуып кына китә, өченчесе тирә-юньгә чәчрәп бетә. М.Хуҗин Чәчрәп китү Кинәт чәчрәү. Ап-ак тамчылар, чиләктән чәчрәп китеп, ялгыш аның каракучкыл (кояш астында күп эшләгәннән ул) йөзенә, тамырлары калкып чыккан кулларына килеп куналар. Г.Гыйльманов Чәчрәп тору Гел чәчрәү Чәчри башлау Чәчрәргә тотыну. Эчтә, зәңгәрсу яктылык сирпеп, ниндидер очкыннар чәчри башлады. Ф.Хуҗин. Шундый ук эш башка җирдә булып торганда, нигә «электр кыры» куертып, кайчан очкыннар чәчри башлаганны көтеп йөрергә ди әле... З.Мифтахов |