ЧӘЧРӘТҮ ф. 1) Көч белән читкә атылдыру, сиптерү (сыеклыкны). Барабаннар бертуктамый шаулап, су чәчрәтеп әйләнәләр. А.Алиш. Ул юыну бүлмәсенә битен генә юарга дип кергән җиреннән җылы су агымына үзе дә кереп басты --- суны тәненә чәчрәтте. А.Нәҗми

2) Атып-атып җибәрү, тарату, очырту. Утын чаткы чәчрәтеп ята

3) күч. Төрле якка сибү, чәчү. Бәпкә үләннәре өстендәге энҗе бөртекләре шикелле нур чәчрәтеп уйнаган тамчыларның яктылыгы, яңгыр исе белән аралашып, өй эченә иңгәндәй булды... Ә.Еники. Теге биюче кызны әйтегез сез, бөтерчек төсле әйләнеп китә, ничек егылмый, сәхнәдә очкын чәчрәтә бит, ут уйната. А.Гыйләҗев. Рәиснең күзләре ут чәчрәтеп яна иде. А.Фәләх

4) Бәреп, сугып очырту

5) күч. гади с. Үтерү, дөмектерү. [Солдатларның] кайберәүләре эчләреннән: « Берсен чәчрәткәннәр икән. Бик яхшы. Безне шуның өчен кайгыра дип уйлаганнардыр, ләкин ялгышалар». М. Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә