ЧӘЧЛЕ с. 1) Билгеле сыйфатка ия чәче булган; гомумән чәче булган. Янәшәсеннән култыклашып үтеп киткән карт белән карчыкны да, әнисен җитәкләгән бөдрә чәчле сабыйны да күңел күзе белән күрмичә, җансыз курчак шикелле атлавын белә. А.Әхмәтгалиева. Аларны үзенең ишеге төбендә ак чәчле, акыллы кара күзле, гади киемнән сөйкемле әби каршылады. А.Нәҗми 2) Ниндидер максат өчен чәч кулланылган, чәчтән файдаланган. Чәчле гигрометр һаваның дымлылыгын билгеләүдә артык төгәллек кирәк булмаган очракларда кулланыла. Физика |