ЧӘЧКЕЧ и. Орлык чәчү һәм туфрак ашлау өчен кулланыла торган авыл хуҗалыгы машинасы. Алдагы чәчкеч артына баскан Газинур, корыч сотникларга алтын бодай агуын күзәтеп, бөртекләрне куллары белән тигезли. Г.Әпсәләмов. Чәчкеч, урак машиналарын көйләргә Юкәле авылына да чакырдылар. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә