ЧӘЧКАП и. этн. Хатын-кызларның чәчен һәм толымнарын каплый торган тукымадан ясалган баш киеме. Иске чәчкап күрә дә ул Мөһер суга: Тол хатын! Г.Гыйльманов. Баш артына, чәч толымнары өстенә тәңкәләр белән бизәлгән, очына чулпы тагылган чәчкап яки чәчүрем куйганнар, муенга исә мәрҗәннәр белән чигелеп, тәңкәләр тезеп эшләнгән тамакса кигәннәр. Ф.Баязитова |