ЧӘЧЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. чәчү. Кайчандыр сугышка кадәр киндер ашы, җитен чәчелеп, чөгендер, суган, мал тормасы утыртылып, үзендә дөрес чәчү әйләнеше саклаган җир. А.Хәлим. Уналты мең гектарда чәчелгән бодай, тары, көнбагыш өлгереп килә. А.Хәсәнов

2) Түгелеп, төрле җиргә барып төшү, тәртипсез таралып китү. Аяк астына чәчелгән юка бәрәңге кабыклары бөтерелеп-бөтерелеп килүче әкәм-төкәмнәр булып күренәләр, озак карап торганга алар кыймылдыйлар, куркыталар... А.Гыйләҗев. – Менә! – диде малай, өстәлдә чәчелеп яткан әйберләргә күрсәтеп. А.Тимергалин

3) Нинди дә булса сыеклыкның бик вак кисәкчекләре, тамчылары таралу, читкә чәчрәү. Күзләре яман акайган, авызыннан төкрекләре чәчелә, сары сакал бер аска, бер өскә сикереп бии. И.Салахов

4) сөйл. Берәм-берәм егылу, егылып төшеп калу. [Вәли:] Ибрай абый атып җибәргән иде, атлары алды да китте. Чак кына аумадылар. Кайсылары чәчелеп калды. М.Фәйзи

5) Төркемләп яки берәмләп төрле якка китү, таралу. Чабаталары белән кар өстендә сырлы эз калдыра-калдыра, җир казучылар су алгычны казыр өчен чәчелгәннәр. А.Алиш

6) Төрле юнәлештә урнашу, урнашкан булу; төрле-төрле җирдә булу. Күк йөзенә эреле-ваклы йолдызлар чәчелгән иде. А.Нәҗми

7) күч. Төрле якка яки кая да булса таралу, җәелү (яктылык, нурлар тур.). Аның кыргыйланган күзләреннән очкыннар чәчелде. А.Нәҗми

8) сөйл. Күпләргә билгеле булу, таралу. [Фәйзулла:] Бу картның даны юккарак чәчелгән икән. Г.Ибраһимов. «Мин дә мин!» дип чәчелеп йөрмәсә дә, Җәүдәтнең күңелендә аз гына масаюга охшаган хис тә туа башлаган иде. А.Гыйләҗев

9) Бер эшкә игътибарны тупламыйча, бер үк вакытта төрле эшләр белән шөгыльләнү . Чәчелеп-чәчелеп язарга туры килә. А.Хәсәнов

10) Таркаулану, тәртипсез хәлгә килү, чуалу. Ялкынлы серле күзләрең күреп, булган акылым чәчелде инде. А.Нәҗми

Чәчелеп бетү Бөтенләй, күп булып чәчелү. Өч тәүлек буена юлда бер-беребез белән танышып, хәтта дуслашып өлгергән якташлар тегендә-монда чәчелеп бетте. В.Нуриев. Сәүбәннең күз алдында аның балачак образы, күк томанга әверелеп барып, салмак кына дулкынлана, җәелә һәм, ниһаять, таркалып чәчелеп бетә. Г.Гыйльманов

Чәчелеп калу Чәчелергә өлгерү. Җир әйләнә бит ул, әйләнә, егылып китмәс өчен, чәчелеп калмас өчен тарту көче – дуслык кирәк... А.Гыйләҗев

Чәчелеп китү Кинәт чәчелү. Бик чәчелеп китмичә генә, сүзгә Гомәр оста да кушылды. В.Имамов

Чәчелеп тору Һәрвакыт чәчелү; чәчелгән хәлдә булу. Баланы күрергә килүчеләр хәйран булдылар: аның йөзеннән үзенә бертөрле илаһи нур чәчелеп торыр иде. Ф.Яхин. Егетнең күзләреннән очкыннар чәчелеп тора иде. Р.Сәгъди

Чәчелеп яту сөйл. к. чәнчелеп тору. – Менә! – диде малай, өстәлдә чәчелеп яткан әйберләргә күрсәтеп. А.Тимергалин. Кыз җирдә чәчелеп яткан әфлисуннарга күрсәтте. А.Мансуров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә