ЧӘЧБИ и. сөйл. 1) Озын тузгыган чәчле кеше (ешрак хатын-кыз тур.) Җәза җансакчысы Хасдай тик ул чәчби белән озак тора алмады, тангутларга яу баргач, биек кирмән дивары буенда ятып калды. М.Хәбибуллин

2) Гомумән хатын-кыз. – Сиңа ияргән яулыклы чәчби кем ул? – диде Гыймран, ераклашкан Алиягә табан каерылып. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә