ЧӘЧӘ’Ү ф. Сулыш юлына берәр нәрсә эләгүдән сулыш алу кыенлашу; төелү, кылкыну, ялгыш юлга китү. Аракысы ялгыш юлдан киттеме, башка сәбәпме, Җәмил чәчәде, буылып-буылып ютәлләргә кереште. Н.Әхмәдиев. Ул чәчәде, сулыш ала алмый интекте, кызарынып-бүртенеп йөткерде. М.Маликова

Чәчәп бетү Хәл чәчәүгә барып җитү. Улының аяклары пешкәнен ишетеп, әллә кайдагы Кызыл Саз басуыннан йөгереп кайта торгач чәчәп беткән әнисенең кыяфәте Камилнең әле дә күз алдында... Ф.Абдуллин

Чәчәп җибәрү Кинәт чәчәү. Батима карчык, тамагына азык утырган сыман, чәчәп җибәрде, тамагын кыргалый башлады. Н.Фәттах

Чәчәп кую Бер тапкыр чәчәү. Усман карт бу сораудан чәчәп куйды. А.Хәйретдинова

Чәчи башлау Чәчәргә тотыну. Ләкин бала шунда ук чәчи дә башлады... Ә.Еники. – Баҗа каршында чисымны күтәрдегез! – дип куанды Габсаттаров, чәчи башлаган Зөбәирнең аркасына ястык кадәрле кулы белән сугып. Н.Әхмәдиев

Чәчи язу Чак кына чәчәми калу. Шунда ук чүмечкә капланды, чәчи язды, бөтен бите җыерылып килде һәм, борыны пешкән мәчедәй пырых-пырых итеп, башын чайкап торды... Ә. Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә