ЧӘЧӘЛӘНҮ ф. диал. Артык вакчылланып бәйләнү, вакчылланып тиргәү. – Бар да чәнчелеп китте... – диде ул, чәчләрен йолкырдай чәчәләнеп. М.Хәсәнов. Нидер уйлап торгач, Ләйсән, тагын яшүсмерләрчә чәчәләнеп, гомумиләштереп сөйли башлады. Б.Камалов Чәчәләнә бирү Чәчәләнүен дәвам итү. Салтанатбикә, иренең әле бер, әле икенче ягына чыгып, һаман чәчәләнә бирде. Ә.Мохтар |