ЧӘЧӘКЛЕ’-ЧУКЛЫ с. 1) Чуар, бизәлеше артык күп булган, зәвыксыз. Виолетта алдагы чәчәкле-чуклы сумкасының озын бавын җиңенең өстенәрәк шудырды да, йомры ияген чөя төшеп, тураебрак басты. М.Маликова. Алар өчен иң матур кием – чәчәкле-чуклы күлмәкләр. Безнең гәҗит 2) күч. Ярарга тырышып, кәнфитләнеп әйтелгән, артык төче // Әдәби осталык ягыннан түбән сыйфатлы, күп сүзле булып та мәгънәсен бирә алмаган. Халыкка әйтер сүзе булган язучы газета-журнал биргән мөмкинлекне андый вакытта да урынлы файдаланыр, күптән мәгълүм фикерләрне чәчәкле-чуклы сүзләргә төреп кенә яңартырга маташмас, һәр вакыйганы үзенчә күрә белеп, яңача тасвирлый алыр. И.Низамов |