ЧӘЧӘКЛЕ с. 1) Җимеш бирү әгъзалары чәчәк рәвешендә булган, чәчәк ата торган (үсемлекләр тур.).

2) Хәзерге моментта чәчәк атып утырган // Билгеле сыйфатлы чәчәге булган. Тамчыгөлләрне халык ярата, тик монда алар бөтенләй дә башкача: янып торган зур чәчәкле һәм һәрбер тәрәз төбен балкытып торалар. А.Нәҗми

3) Чәчәкләр белән капланган, чәчәкләр күп үскән (болын, кыр һ.б.ш.). Шау чәчәкле бу утрауларда халык күп яши... А.Тимергалин. Ирексездән ул сине, хыял канатларына күтәреп, үткәннәргә, алтын яфраклы көзгә, чәчәкле киң болыннарга илтеп ташлый. А.Мансуров

4) Бизәк итеп чәчәкләр төшерелгән, чәчәк рәсеме белән бизәлгән. Эре чәчәкле тюль сайлаганда, автобазадагы Софья Матвеевна әйтмешли, иптәш Сәйдәшев бер-бер хатын-кыз белән киңәшмичә калмагандыр әле, дигән уй күңелемне тагын җылытты. А.Тимергалин. Мич аралыгында кызыл чәчәкле чаршау бар иде. А.Әхмәтгалиева

5) күч. Артык бизәлгән, чуарланган (стиль, сөйләм тур.). Аның сорауларын төрле чәчәкле сүзләр күмеп китте. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә