ЧӘЧӘКЛӘ’Ү ф. 1) Чәчәк белән бизәү, чәчәк төшереп бизәү. Җир дә күмәкләп, илне чәчәкләп, Гөлгә әйләнер. М.Җәлил . Кояш нурлары күзләрдә чагыла, талгын җилләр битләреңне иркәли, җылы яңгырлар дөньяны чәчәкләп яшеллеккә төрә... Р.Фәйзуллин

2) күч. Сөйләгәндә, язганда артык матурлау, бизәкләү

Чәчәкләп бетерү Бик нык чәчәкләү

Чәчәкли төшү Тагын да ныграк чәчәкләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә