ЧӘЧӘКЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. чәчәкләү

2) Үсемлектә чәчәк (I) барлыкка килү, чәчәк ачылу; чәчәк ату. Урманның бер почмагында, аулакта гына чәчәкләнгән бер гөлнең кисәктән генә чәчәге шиңә башлады, һәм аз гына вакыт эчендә яртысы шиңеп тә бетә язды. Г.Тукай

3) Чәчәкләр белән каплану, күпләп чәчәкләр үсү. Әнә шул Иделнең чәчәкләнеп тармакланган бер урынында, гүя чык тамчысы булып, җемелдәп, Астрахань дигән шәһәр тора. Р.Фәйзуллин. Язлар килә, Чәчәкләнә тугай-кырлары. Г.Мортазина

4) күч. Үсешнең югары дәрәҗәсенә күтәрелү. Йөрәгемдә ялкынланып тора Чәчәкләнгән сөю хисләрем. В.Галиев

5) күч. Матурлану, чибәрләнү. Нәгыймә тагын чәчәкләнде. Г.Ибраһимов

6) күч. Берәр кием, тукыма һ.б.ш.ның кырыйлары таушалып, җепләре чыга башлау, төрле якка чыгып тору

Чәчәкләнә башлау Чәчәкләнергә тотыну. Саз үләннәре иртәрәк чәчәкләнә башлаган, кәҗә таллар да яшелләнә. М.Рәфыйков

Чәчәкләнеп калу Чәчәкләнергә өлгерү яки берәр нәрсәдән соң чәчәкләнгән хәлгә килү. Су сипкәндә үсәр гөлләреңә, Чәчәкләнеп калсын йөрәгең. В.Галиев

Чәчәкләнеп китү Кинәт чәчәкләнү; җае белән чәчәкләнү. Тормышлары чәчәкләнеп китте дигәндә генә... Р.Низамиев

Чәчәкләнеп кую Тиз арада чәчәкләнү. – Кирәк икән, без аны җыр-шигырь белән дә чәчәкләндереп куярбыз! – диде Гайнулла абзасы, шешәне куен кесәсенә яшереп. Д.Гыйсметдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә