ЧӘЧӘКЛӘНДЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. чәчәкләнү. Кояшның җылыткан җылысы никадәр ихластан булса да, агачларны яфракландырырга, гөлләрне чәчәкләндерергә көче җитмәгәнгәме, кояшның нуры никадәр матур, никадәр йомшак булса да, --- бу көннәрнең җылысын карчыклар җылысына, бу көннәрнең матурлыгын карчыклар гүзәллегенә охшатканнар. Г.Исхакый. Җиң очларын чәчәкләндерү 2) күч. Үсешнең югары дәрәҗәсенә күтәрү. Чөнки без милли-мәдәни мохтариятымыз бер халык, бер милләт үзенең байлыкларын, үзенең бөтен хаҗәтләрен кирәге кадәр чәчәкләндереп яши алмый дип ышанамыз. Г.Исхакый Чәчәкләндереп кую Алдан ук чәчәкләндерү |