ЧӘЧӘК II и. 1) Тиредә ахырда шадрага әйләнәчәк үлекле тимгелләр барлыкка китерә торган йогышлы авыру. Татарларның фикеренчә, балага чәчәк чыккач, аның зур чәчәкләрендә чәчәк анасы тора. К.Насыйри. Чәчәк авыруыннан соң калган биш-алты бөртек шадрасы аның йөзен аз гына да ямьсезләми, киресенчә, аңа ниндидер үткенлек, батырлык, гайрәтлелек төсе бирә иде кебек. Г.Әпсәләмов 2) Шул авыру вакытында тәндә барлыкка килгән тимгел. Төшеңдә тәнең ала булган, яисә тәнеңә чәчәк чыккан дип күрсәң, мөшкел эшләрең ачылырлар, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында. Ф.Яхин 3) Шул авыруга каршы ясалган прививкадан тәндә калган эз ◊ Чәчәк салу Чәчәк авыруына каршы прививка ясау. [Гөлчирә:] Юк, Каргалы волостена, балаларга чәчәк салырга барышым. Т.Гыйззәт. Мөдир үзе бозык булгач, пунктның башка медицина эшчеләре дә: фельдшер Николай Яковлев, акушерка Хәдичә Таһирова, санитарка Мәрьям Галиева, чәчәк салучы Петров та эшкә салкын карарга гадәтләнгәннәр. Г.Кутуй |