ЧӘЧӘК I и. 1) Ачыгорлыклы һәм ябыгорлыклы үсемлекләрнең таҗ яфракчыкларыннан, серкәч белән җимешлектән гыйбарәт үрчү әгъзасы. Роза чәчәге таҗына сары сандугач баласы кунган. Г.Сабитов. Сирень чәчәгенең бишлесен... Табам диеп озак эзләдем... В.Мәхмүтова

2) Шундый үрчү органы булган үләнчел үсемлек. Язлар килер чәчәк исе бөркеп. А.Алиш. Гаҗәеп чәчәк иде ул: кызыл, ак, шәмәхә, зәңгәр таҗларга төренгән гөлчәчәк күз явын алырлык иде. А.Әхмәтгалиева

◊ Чәчәк аттыру Канәгатьлек бирү, нык куандыру, рәхәт китерү. Балкып янган гөлләре күңелне хозурлый, җаныңны чәчәк аттыра, яшәү чаткылары, гүзәл өметләр уята, матурлык хисләре белән чолгап ала. Н.Хәсәнов. Чәчәк ату 1) Чәчәк барлыкка китерү, чәчәкләнү (үсемлекләр тур.). Аңа калса, койма буендагы гөлҗимеш әле һаман чәчәк атып утыра кебек. Г.Әпсәләмов; 2) Үсешнең югары дәрәҗәсенә җитү; күтәрелеш хәленә килү. Борынгы Рим дәүләтенең чәчәк ату чоры; 3) Канәгатьләнү, рәхәтлек тою. Чәчәк кебек чагы к. чәчәк чагы. Чәчәк чагы Кемнең дә булса физик һәм рухи көчләренең иң үскән чагы; яшь һәм көчле чагы. Егерменче язым – чәчәк чагым! Р.Сәйфетдинов. Үзенең яшьлеген, үзенең чәчәк чагын, кадерле чагын, үзе өчен кадерле булган чакларны сагынып кайткан. Н.Акмал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә