ЧӘЧ и. 1) Кешенең башында үсә торган, мөгез матдәдән гыйбарәт бик нечкә җеп сыман төк. Коелган чәч агармый. Ш.Галиев. Кеше йөзе – гаҗәеп бер табигать табышмагы: бернинди җыерчык юк, бер генә ак чәч бөртеге күренми, ә менә бахырның бик нык таушалган, йончыган булуы ярылып ята. З.Мурсиев 2) Кешенең башында үсә торган шундый төкләрнең барысы. Ул беренче мәртәбә быел кыш озын чәч йөртә башлады... А.Гыйләҗев. Кайбер кешеләр яртылаш агарган чәч белән дә шактый гомер йөриләр. В.Нуруллин 3) Шундый төкләргә охшаган нәрсә. Бервакыт күрше басуда ике хатын-кыз кукуруз чәче җыя. Безнең гәҗит ◊ Чәче чәчкә бәйләнү Өйләнү-өйләнешү язмыштан килә, дип санау турында. Күрәсең, чәчләре чәчкә үк бәйләнеп туганнардыр инде – кыз башта икеләнебрәк торса да, соңыннан риза булган. В. Нуруллин. Чәчең дә җитмәс Берәр нәрсәгә бик күп чыгым кирәк булганда яисә берәр нәрсәне җиткереп булмаганда әйтелә. Ел тәүлегенә чутлап чыгарсаң, аңа бит башыңдагы чәчең дә җитмәс! Г.Бәширов. Чәчләрне йолку Нәрсәгә дә булса бик нык үкенү, өметсезлектән нишләргә белмәү. Гәрдән кулакның кызы Гөлсем хәзер чәчләрен йолкый-йолкый үкерә, ди... В.Имамов. Чәч төпләренә кадәр Бик нык, тоташ. – Минем кияүгә барасым килми, – диде Сусылу, чәч төпләренә кадәр кызарынып. М.Хәбибуллин. Чәчләр үрә тору Бик нык курку яки гаҗәпләнү. Әмма... бер минуттан соң инде чәчләрем үрә торды, телдән калдым, чөнки без Нәфисәне түгел, ә аның... анасын – Шәрифә карчыкны урлаганбыз икән... А.Шамов |