ЧӘҮЧӘЛӘКЛӘНҮ ф. Түземсезләнү, ыгы-зыгы килү // Юкка-барга борчылу; гасабилану, бәргәләнү. Шулай да артык акырып-бакырып, чәүчәләкләнеп, елап-ыңгырашып килмәде якты дөньяга өзелеп-тилмереп көткән бу бала. С.Поварисов. Димәк, өендә тәртип: кием-салым юылган, җәмәгате юк-барга чәүчәләкләнеп, чокчып торучылардан түгел, туклану мәсьәләсе дә үз югарылыгында. Р.Кәрами |