ЧӘҮЧӘЛӘК с. Түземсез, ашыгучан, кабаланучан // Юкка-барга борчылучан, тынгысыз, бәргәләнүчән, көйгәнәк. Әнисе элеккегә караганда да кырыс, чәүчәләк булса да, Гөлзиләнең күңеле кителмәде. М.Кәбиров. Урынын ут алган кешедәй тынгысыз бу чәүчәләк ханымның шулай тыныч кына тамаша кылып утыруы гайре табигый хәл иде. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә