ЧӘ’Т-ЧӘТ иярт. 1) Уч белән берәр шома өслеккә, ялангач тәнгә һ.б.га суккалаганда барлыкка килгән тавышны белдерә. Чәт-чәт итеп, минлекләр алмаш-тилмәш җилкәгә куна башлады. Р.Батулла 2) Усал итеп, өздереп, чатнатып, кыю итеп сөйләү рәвешен белдерә. Склад будкасына ник кергәнемә үкенердәй булдым: кызларның теле телгә йокмый – ләтчә кебек, чәт-чәт итеп кенә торалар. Р.Вәлиев. Яңа Бистәнең чәт-чәт килеп торган Зөлхәбирәсен акыллы сүзе белән урынына утыртты да куйды. С.Зыялы |