ЧӘТЕРТӘН и. диал. 1) к. чәтелдәвек. Сөем кыз гаять чәтертән булып үсте, әче итеп сызгырыр иде, маймылдай җитез иде, ат сыртына ябышып үскәндәй хәтәр җайдак булды. Р.Батулла 2) Эшкә җитез, чая, үткен. Кияү бик тынгысыз булып чыкты: ашарга да пешерде, чәтертән кебек керен дә уды, идән дә юды. Ф.Садриев |