ЧӘРЕЛДЕК с. сөйл. 1) Гел күп чәрелди торган, чәрелдәп сөйләшә торган. Аны гына түгел, хәтта үзенең явыз дошманы Исламны да, икейөзле Илгизне дә, чәрелдек Кәрамны да, Тәзкирәне дә – барысын да, барысын да гафу итте. Н.Фәттах. Кипкән йөзле чәрелдек хатын үзенчә борчак чәчте. С.Поварисов

2) Ачы һәм нечкә (тавыш тур.). Бу күренеш белән мавыккан егетләр каяндыр астан ишетелгән чәрелдек хатын-кыз тавышына башта игътибар бирмәделәр. М.Маликова. Хатыннар арасыннан кайсыдыр чәрелдек тавыш белән сайрап куйды. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә