ЧӘРЕЛДӘ’Ү ф. 1) Ачы нечкә тавыш белән кычкыру; чинау 2) Үзенә бертөрле тавыш чыгарып кычкыру (кайбер кошлар һ.б.ш. тур.). [Акчарлаклар] яңадан һавага күтәреләләр һәм чәрелди-чәрелди күздән югалалар. А.Шамов 3) күч. Тавышлану, ризасызлык белдерү. Өммегөлсем дәррәү чәрелдәп кычкырды. А.Гыйләҗев. Адәм рәтле сөйләшүне белми, үзенә чит-ятлар якынлашудан өреккән көчек шикелле гел чәрелди генә. В.Имамов Чәрелдәп алу Бераз, аз гына чәрелдәү. Барлык эшләгән эше – ак шәлен җилфердәтеп, әзер митингта, җыелышларда чәрелдәп алу. З.Зәйнуллин Чәрелдәп җибәрү Кинәт чәрелди башлау. Хатын-кызлар колакларын учлары белән каплап чәрелдәп җибәрделәр, бала-чага елаша башлады. М.Галәү. Ул арада атыбыз аңа акаеп карады, мин тыела алмыйча: – Нишлисең инде?! – дип чәрелдәп җибәрдем. К.Миңлебаев Чәрелдәп кую Бер мәртәбә чәрелдәү. Актаң чәрелдәп куя да куркуыннан шапылдап утыра. Г.Каюмов. Хатын-кызларның чәрелдәп куйган, саллы сүгенгән, акырып көлешкән тавышлары, кызып алган ирләрнең кычкырып-кычкырып сөйләшкәннәре яңгырап торды. Л.Зөлкарнәй Чәрелдәп тору Бертуктаусыз чәрелдәү. Ачсам, астыбыздагы күрше каравыл кычкырып тора: «Өемне су басты, краннарыгызны ябыгыз, үлдем-беттем!» – дип чәрелдәп тора. Ш.Сагаутдинов Чәрелди башлау Чәрелдәргә тотыну. – Суның чисталыгы өчен бу шәһәрдә сез дә җаваплы түгелмени? – дип, тагын чәрелди башлаган тавыш ярты сүзендә өзелеп калды. В.Имамов |