ЧӘРДӘКЛӘ’Ү ф. Ватып-сындырып ваклау, вак-вак кисәкләргә аеру, яргалау. Корал барлык сөякләрне чәрдәкли Чәрдәкләп бетерү Бик нык чәрдәкләү. Мәгәр Дини, хәерсез, наганының түтәсе белән төеп, Габидулланың баш чүмечен чәрдәкләп бетергән, ди. В.Имамов Чәрдәкләп ташлау Тәртипсез рәвештә чәрдәкләү. Тиен баласы әле җан биреп өлгермәгән иде, гәрчә бүре ядрәләре аны чәрдәкләп ташлаган, иләк ясаган булса да. З.Хөснияр |