ЧӘРДӘКЛӘНҮ ф. 1) Бик каты бәрелүдән яки сугылудан ватылып-сынып ваклану, вак-вак кисәкләргә аерылу. Ишекнең ишек диярлеген калдырмаган, кабахәт! Аскы өлешенең дә, өстенең дә фанерлары чәрдәкләнгән. Д.Булатова. Пыяла чәрдәкләнеп коелып төште. И.Диндаров 2) Төрле юнәлештә чатнап китү, төрле зурлыктагы сыныклар барлыкка килү; сынып ваклану (сөяк тур.). Уфа госпиталендә озак ятты. Аягы бик акрын төзәлде аның. Чәрдәкләнгән сөякләрне чүпләделәр, эрерәкләрен кире урыннарына җыйдылар. З.Зәйнуллин. Доктор, дәшми-тынмый гына, байның чәрдәкләнгән башын, изүләрен ачып, күкрәк тирәләрен караштыра... М.Хәсәнов. Аның кулы бик нык чәрдәкләнгән булып чыкты. Ф.Садриев Чәрдәкләнеп бетү Бик нык, күп урыннарда чәрдәкләнү. Күк, ярылып, чәрдәкләнеп бетте. Ф.Яхин Чәрдәкләнеп калу Ниндидер йогынтыдан соң чәрдәкләнү Чәрдәкләнеп китү Кинәт чәрдәкләнү |