ЧӘПЧҮ ф. 1) Чайпылу, читкә түгелү. Чиләк яртылай булса, суы чәпчер, тулы чиләк чәпчемәс. Мәкаль

2) Таш атып, су өстендә вак дулкын боҗралары ясаганда суга тиеп-тиеп китү. Шуннан соң Габделкаюмның ташлары да су өстендә дүртәр-бишәр тапкыр чәпчи башлады. М.Гали

3) күч. к. чәпчетү ( 4 мәгъ.). Серне чәпчеп ташлау

4) күч. Ярсу, ярсып китү, ярсып китеп, начар сүзләр әйтү. [Хөрмәтулла:] Нәрсә әйтмәкче буласың болай чәпчеп? А.Гыйләҗев. Тик җиңгәсе генә чагып алмасын да җиңги чәпчемәсен... В.Имамов. «Табыш керә торган чак, товар килә, вакытым юк», – дип чәпчеде. Г.Гыйльманов

Чәпчеп алу Аз гына чәпчү. Җайлы кеше ул: бер чәпчеп ала да үз урынына утыра. Г.Гыйльманов. – Горурлыгың да юк инде синең, анакаем, һаман әтрәк-әләм җыеп ятмасаң, – дип чәпчеп алды Анна түти. Ф.Җамалетдинова

Чәпчеп йөрү Гел чәпчү. Гыйльми, үзенең этлеге ачылудан куркып, чәпчеп йөрми, тикшертергә дә уйламый, димәк. Ә.Моталлапов

Чәпчеп китү Кинәт чәпчү; чәпчи башлау. Галим мулла, ничектер, Госманның: «Салихның шигырьләрен, язуларын гәзитәләрдә мактыйлар икән. Мин шуларны укыдым!» – дигәнен ишетеп калды да тагы чәпчеп китте. Г.Ибраһимов. – Дөрес түгел, – дип чәпчеп китте Наил. З.Мурсиев

Чәпчеп кую Кинәт кенә чәпчү; бер тапкыр чәпчү. – Килде шул әле менә! – дип чәпчеп куйды Бибинаҗия. Ф.Яхин

Чәпчи башлау Чәпчергә тотыну. Мәрьямнең дә сүзе бетмәгән икән әле. Әнә ул, чәчрәп, карчык каршысына килеп басты да чәпчи башлады. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә