ЧӘПЧЕТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. чәпчү. [Шәйхи:] Сине чәпчетәсем килде. Т.Гыйззәт. [Госман:] Син таш йөрәкне чәпчетерлек ни булды? А.Гыйләҗев

2) Чайпалдыру, читкә түгү. Суны чәпчетү

3) Таш атып, су өстендә вак дулкын боҗралары ясау. Ай нурына коенган ак буа өстеннән кемнәрдер таш чәпчетәләр. А.Гыйләҗев. Кояш бик нык кыздыра башлагач, өсләрен чишенеп ташладылар да, чыр-чу килеп суга сикерделәр, бер-берсенә су сибештеләр, елга өстеннән җәенке ташлар чәпчеттеләр. Н.Фәттах

4) Башка кеше белмәскә тиеш нәрсәне ялгыш әйтү, сөйләп ташлау; серне ачу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә