ЧӘ’П-ЧӘП иярт. 1) Кул чапканда, авызны җиңелчә чапылдатканда һ.б.ш. очракларда барлыкка килгән тавышны белдерә. Чәп-чәп чәбәкәй, кулларыбыз бәләкәй. Юаткыч. Ярмөхәммәт ике минлекне ике култык астына кыстырып, яңа төшкән сукмактан чәп-чәп атлап, бабасы артыннан кайта. Р.Батулла 2) Дулкыннар ярга, бүрәнәгә, көймәгә һ.б.ш. бәрелгәндә, су өстенә сукканда барлыкка килгән тавышны белдерә. Дулкыннары ярга чәп-чәп бәрелеп, берсе-берсе белән серләшеп торган зур диңгезне карап тордым. М.Гафури ◊ Чәп-чәп керү Мунчада чабыну. Ә капитаннары ерак Татарстан яклары хуш исләрен алып килгән каен себеркеләрен, чәп-чәп керү өчен түгел, каютасын бизәү өчен тота ахры. А.Хәсәнов |