ЧӘПЕЛДЕК и. 1. Өйдә кия торган артсыз аяк киеме; русчасы: шлёпанцы. Эйлаттан узып барышлый гадәти «чәпелдек» сатып алдым, калган юлымны да шуның белән уздым. Сөембикә 2. с. мәгъ. Артсыз, йөгәндә аякның очында гына тора торган. Ул ачу белән урындыгыннан сикереп торды да, кырынмаган килеш, трикодан һәм чәпелдек чүәкләрдән урамга чыгып китте. Ф.Садриев |