ЧӘПӘ’Ү ф. сөйл. 1) Камыр шикелле массаны берәр каты нәрсәгә көч белән китереп бәрү; бәреп сылау. Яков Фёдорович балчык измәсен алып кирпечкә чәпи. Ш.Бикчурин. Илфар, бүселеп чыккан измәне алып, кирпечләр өеменә, җөй турысына чәпәде. Б.Камалов

2) диал. Бәләкләү; чәпәләү. Кер чәпәү

3) Кирәкмәгән, килешмәгән берәр нәрсәне яки аннан-моннан, тиз-тиз, җыйнаксыз, ямьсез итеп ябыштыру, билге салу һ.б.ш. Фотография дә чәпәгәннәр әле стенгазеталарына

4) күч. Баш түбәсенә берәр ямьсез нәрсә кию яки тиз генә, аннан-моннан киеп кую. «Бу ни соң бу?» – дияргә өлгермәде егет, Давыл аның баш түбәсенә чәчәкле түбәтәй чәпәде. Н.Гыйматдинова. Миргаяз кара костюм, ак нейлон күлмәк янына көрән төстәге капрон галстук та элеп куйды, зәңгәрсу шарф урап, яшел төстәге көзге пальтосын киде, башына бүреген чәпәде. Р.Кәрами

5) күч. Кизәнеп сугу. Бу китереп чәпәде сул кулы белән минем яңакка – бөгелдем дә төштем. З.Зәйнуллин. Шушы мизгелдән файдаланып, Заһит аңа тагын берне чәпәде. Ф.Яруллин

6) гади с. Кинәтлек, көтелмәгән рәвештә күңелсез, начар берәр нәрсә бирү, кую. Чәпәде укытучы двойка! И.Юзеев. Химиянең китабы да, дәфтәре дә килмәгән икән. Тагын «икеле» чәпиләр дигән сүз... А.Әхмәтгалиева. Чик сакчылары да, дусларча исәнләшеп, паспортларыбызга янә бер мөһер генә чәпәде. Т.Әйди

7) Утлы коралдан ату. Исмәгыйль «Лёнька трактор»ны өч көн сагалады һәм аңа дүртенче көнне, «Чулпан» ресторанында әшнәләре белән күңел ачып утырган җирендә, «Вальтер»дан чәпәде. З. Мәхмүди

Чәпәп алу Җиңелчә чәпәү. Алар көлешкән арада, Җәбир исен-акылын җыеп аягына ныклап басты да көтүченең яңагына берне чәпәп алды. Н.Фәттах. – Их син, юньсез сыер! – дип, Билгеш кызның арт санына чәпәп алды. З.Мурсиев

Чәпәп җибәрү Көтмәгәндә, кинәт чәпәү. Теге вакытта сабантуйда унлап сугыш чукмарын чәпәп-чәпәп җибәргәнен искә алганда, бу пәһлеванны сузып салыр өчен, кимендә егерме адәми зат кирәк булгандыр. С.Поварисов

Чәпәп кую Бер тапкыр чәчпәү. Баш түбәсенә чәпәп куйган мөселманча кара түбәтәй аңа килешеп тора һәм, кырыслыгын җуеп, мөлаемлык, сөйкемлелек өстәгән иде. А.Гыйләҗев. Әби-бабайлар да сайланып-сатулашып тормаганнар, авыл советы да, тиешле имзаларны җәһәт кенә җыеп, пичәтне чәпәп куйган. Д.Гыйсметдин

Чәпәп чыгу Барысына да чәпәү. Миллилек дип, орнаментлар, бизәкләр чәпәп чыгу белән генә әллә ниләргә ирешеп булмас шикелле. Р.Вәлиев

Чәпи башлау Чәпәргә тотыну. Казакъстанның юл полициясе безне туктатып, юк-бар өчен дә штраф чәпи башлады. Р.Гыйлемханов. Бу капкорсаклар башта үзләрен дәрәҗәләре белән масайган түрәләр сыман тоттылар. Ә менә аркаларына хурлык тамгасы чәпи башлагач, сыгылып төштеләр, йөзләреннән кан качты. С.Кальметов

Чәпи тору Һаман чәпәү. Болар, тегеп, «mаdе in Itаlу» дип, бирка чәпи тора, ә безнекеләр шуны өч бәягә аткара тора. Н.Гыйматдинова

Чәпи язу Чак чәпеми калу. Математикадан үзенә «икеле» чәпи яздылар бит бүген. Т.Гарипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә