ЧӘПӘЛӘНҮ ф. сөйл. к. чәбәләнү. Язын каенны китереп утыртканда казыкка бәйләп куйганнар иде, хәзер бавы череп өзелгән, җил иркендә калган яшь агач үз сынын үзе тота алмыйча интегә бичара, чәпәләнә, әрнеп сызгыра. А.Гыйләҗев. «Сугымлык малыгыз юкмы?» – дип сорауга, ул: «Кая инде кешегә сатарлык терлек асрау, үзеңнең читтәге бала-чагаңны тәэмин итсәң дә бик шат буласың», – дип, нигәдер чәпәләнгәндәй җавап бирде. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә