ЧӘҢГЕЛДЕК с. 1 . 1) Нечкә тавыш белән өрә торган. Минем этем кечкенә, әмма бик чәңгелдек, усал, Сигнал кушаматлы булыр. З.Хөснияр. Эт димәсәң, хәтере калыр, бияләй хәтле генә чәңгелдек бер нәрсә инде шунда. И.Хәйруллин

2) күч. Нечкә (тавыш тур.). Чәңгелдек тавыш

2. и. мәгъ. 1) Гел өреп тора торган кечкенә эт. Бер чәңгелдек өрә дә өрә

2) Нечкә тавыш белән гел кычкырып сөйләүче хатын. [Фатыйх:] Күземнән югал, чәңгелдек! Р.Сәгъди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә