ЧӘҢГЕЛДӘ’Ү ф. 1) Нечкә тавыш белән өрү (эт тур.). – Аларның әнчек этләре дә бар әле. Чәңгелдәп каршыга чыгачак, – дип куйды Нияз. С.Зыялы 2) күч. сөйл. Нечкә тавыш белән, гадәттә, кызу-кызу сөйләү (балалар яки хатын-кыз тур.). – Юк, ул моряк була, мин – врач, – дип, чәңгелдәп сүзгә кушылды Сәвия, үзе әтисенең чал керә башлаган бөдрә чәчләрен бутап алды. Х.Хәйруллин 3) күч. гади с. Гадәттә кискен нечкә тавыш белән тиргәү, орышу // Каршы әйтү, телләшү, ризасызлык белдерү Чәңгелдәп йөрү Гел чәңгелдәү. Бозау кадәрле эт артыннан бияләй кадәрле көчек чәңгелдәп йөргән кебек. Р.Закиров Чәңгелдәп тору Гел чәңгелдәү; хәзерге моментта чәңгелдәү Чәңгелдәп яту сөйл. к. чәңгелдәп тору. Анда каравылчыны шаккатыргыч яңалык көтеп торган: кечкенә этен, каравыл өенә кертеп, мичкә ябып куйганнар, мескен көчек шуннан чәңгелдәп ята. З.Хөснияр Чәңгелди башлау Чәңгелдәргә тотыну. Инде җанын җәһәннәмгә җибәрдем дип кенә торганда, тагын икәү-өчәве чәңгелди башлады, кулны караңгыда бутый-бутый, алар белән сугышырга керештем. Ш.Маннур |