ЧӘНЧҮЛЕ с. 1. 1) Чәнчеп, кадап куелган; өскә каратып күтәртелгән 2) Чәнчеп-чәнчеп куя торган, чәнчеп алган кебек сизелгән. Йөрәк турысында чәнчүле бер хәлсезлек тойган хәлдә, пышылдап диярлек әйтте. Н.Фәттах 3) Мәсхәрәләп көлүне белдергән, зәһәр, мәсхәрәле. Үтерелгән Фәхринең кайнесе комсомолец Шәяхмәт тә шөбһә белән Җиһанша картка карый һәм чәнчүле сүзләр әйтә. Г.Ибраһимов 2. рәв. мәгъ. Кешедән көлеп, мәсхәрәләп, мыскыл итеп. Гөләндәм чәнчүле итеп елмайды. Б.Камалов |