ЧӘНЧҮ ф. 1) Салкын коралның очлы башын кемнең дә булса тәненә кадап кертү, батыру. Янә иң кече сеңелебез госпитальдә эшли иде, мәҗрух немец пычак белән кулына чәнечкән... Ә.Еники. Алар һаман аны каргаган, аңа таш аткан, сәнәкләр, сөңгеләр белән чәнчергә ябырылган. Г.Гыйльманов 2) Берәр очлы нәрсәне кая да булса кадау, кадап кую. Һич кенә дә авыл тормышына охшамаган кырыс тәртибе, ефрейтор, сержантларның җилкәсенә әллә ничә йолдыз чәнечкән әфисәрләрдән дә хәтәр кыланып, борынны илләм чөеп йөрүләре, сүтелә-җыела торган автоматлары, тимер кашык, кружкалары – һәммәсе аның өчен үзгә бер яшәеш иде. Т.Галиуллин 3) Чәнечке яки берәр үткен очлы нәрсә тәнгә тиеп авырттыру, тәндә авырту барлыкка китерү. Билчәннәр кулны да чәнчә. Г.Ибраһимов 4) күч. Кемгә дә булса чәнчүле, зәһәр сүзләр әйтү, төрттерү. Ярым шаярган, ярым чәнечкән тавыш белән нәтиҗәләде. Г.Ибраһимов 5) Авыр сүзләр кемгә дә булса начар тәэсир итү, күңеленә тию; кадау. Аның чем-кара күзләре факел яктысында артыграк ялтырый, көлемсерәп каравы да «князьләргә» яхшы тәэсир бирмичә, чәнечкән кебек тоелды. Ш.Камал 6) Тәндә чәнчүле авырту барлыкка китерү. Йөрәк чәнчә 7) Берәр нәрсә теккәндә энә ярдәмендә җепне тукымага үткәрү. [Зөбәйдә] Менә баласына күлмәк тегә, Чәнчеп-чәнчеп ала инәсен. Һ.Такташ 8) сөйл. Югарыга, өскә күтәрү. Көтү тузгыган: сыерлар мөгриләр, атлар кешниләр, барысы да койрыкларын чәнчеп чабып йөриләр. А.Алиш. Хайваннар ниндидер куркыныч сизеп йөгерештеләр, ә этләр койрыкларын чәнчеп уладылар. А.Нәҗми 9) Тезләрне бөгебрәк, өскә каратыбрак утыру. Иван Илларионович та аңа, бүтән врачлар кебек үк, күтәрелеп карамады, җилкәсенә авыр йөк салган йөкче кебек иелеп нидер мыгырдады, берсен берсенә чәнчегән тезләрен атындырып куйды. А.Гыйләҗев Чәнчә башлау Чәнчергә тотыну. Күңел – әүлия, диләр бит, дөрес сүз икән: Сабан туеннан кайтып та җиттем, түшәккә дә егылдым – эчем бора, сул кабыргам астында нәрсәдер тырный, чәнчә башлый. Г.Ибраһимов. Болай йомарлангач эч, күкрәк бик нык өшеми кебек, ә менә арка тагын да ныграк туңа, салкын үпкәләрне чәнчә башлый. З.Мурсиев Чәнчеп алу Искәрмәстән бер тапкыр чәнчү. Ә менә хатын мәсьәләсенә кагылгач, йөрәгемне нидер чәнчеп алды. В.Нуруллин. Йөрәкне нидер чәнчеп алды. А.Хәлим Чәнчеп бетерү Тәмам тишкәләнгәнче чәнчү. Әйе, аны госпитальгә китереп ташлаганнар иде, шунда бик нык газапладылар: бот төбен, аркасын озын энәләр белән чәнчеп-чәнчеп бетерделәр... Х.Камалов Чәнчеп карау Сынап, белү максаты белән чәнчү. Харисның болай җиңелчә сөйләшүе Халидәгә ошамады, сынын турайтып, чәнчеп-чәнчеп карады. М.Маликова Чәнчеп кую Нәрсәне дә булса чәнчегән хәлдә калдыру; кинәт яки бер тапкыр чәнчү. Мәкаләнең исемен күрү белән, Таңсылу ханым кинәт йөрәге чәнчеп куйганын тойды, аннары бит алмалары кызыша башлады, күз аллары караңгыланып китте. А.Тимергалин. Дамирның уены-чыны бергә, мине тешләргә тырыша, сүзләре белән чәнчеп-чәнчеп куя, мәгәр мин тыныч. А.Гыйләҗев Чәнчеп тору Туктаусыз чәнчү; хәзер, әле чәнчү. Ә нәтиҗәләре йөрәккә уелып кала да гомер буе җанны әрнетеп, чәнчеп тора. В.Нуруллин |