ЧӘНЧЕШҮ ф. 1) урт. юн. к. чәнчү. Атышалар, чәнчешәләр, бугаздан буалар – мәетләрне таудай өя торган сугышлар бара. А.Гыйләҗев. Бу вакытта дүрт мушкетёр белән тагын Франциядән Англиягә, инглизләрдән французларга «ат чаптыра», кардиналның шпионнары белән чәнчешә, мадам Бонасьега үлеп гашыйк идем. Ф.Яхин 2) Тәндә кискен, чәнчүгә охшаш авырту барлыкка килү. Малайлар кое янында безнең озак маташуны мәзәк иттеләр, өрәңге тубырыннан ясаган шараны юри безнең яккарак тәгәрәтәләр, ачуым килеп, шараны тибеп җибәрим дигән идем – тезем чәнчеште, ыңгырашуымны сизми дә калдым. А.Гыйләҗев. Харис кулы әрнеп чәнчешүдән кычкырып җибәрде. З.Мурсиев Чәнчешә башлау Чәнчешергә тотыну. Минем тәнем өзгәләнә, ачыргалана, чәнчешә башлый. А.Хәлим. Кинәт кенә күз чәнчешә башлады. М.Маликова Чәнчешеп алу Бераз гына чәнчешү. Яңгырбай белән Арысланбай ярым көлкеле, ләкин агулы сүз белән чәнчешеп тә алдылар. Г.Ибраһимов Чәнчешеп кую Кинәт кенә яки бер тапкыр чәнчешү. Заһидулла хәзрәтнең йөрәге чәнчешеп куйды: нинди генә хәйләләр кормады ул, нинди генә хыянәтләр эшләмәде, ә нәтиҗәдә ни килеп чыкты. Г.Мөхәммәдова |