ЧӘНЧЕЛҮ ф. 1) Нинди дә булса очлы нәрсә тишеп керү, эчкә керү; кадалу. Кулына курпылар чәнчелде, битенә тир бәреп чыкты. Ә.Гаффар. Бу нурлардан Җәүдәтнең күзләренә гүяки меңләгән кайнар энәләр чәнчелде, шулкадәр озак йоклаганына үзеннән-үзе оялып куйды. А.Хәлим 2) күч. сөйл. Бик каты егылу, егылып төшү; мәтәлеп барып төшү. Артык югарыга ымсынып сыек ботакка кунакласаң, чәнчелеп төшкәнеңне көт тә тор. А.Хәлим 3) күч. Бәрелү. Алда барган икенче бер машинаның артына барып та чәнчелде. Р.Кәрами 4) күч. гади с. Үлү, дөмегү. – Казакъ йортының өстендәге бер яман адәм чәнчелде, инде ил үз хәлен үзе белер, казакъ йорты найман балаларына яңадан кол булмас, – дип, үлгән Байтүрә урынына энесе Якупның утыру ихтималына каршы, үз кешеләре арасында, җыелып-җыелып, утлы сүз йөртүдә дәвам кылдылар. Г.Ибраһимов 5) Бетү, юкка чыгу, таркалу, тузу. Бу вакытта күзәтүче командирларның шатлыгы кырга сыймый: әһә, дөмекте, чәнчелде, дип уйлыйлар. С.Поварисов. Бер килеп чәнчелә әле ул андый кеше. Н.Фәттах 6) чәнчелгере, чәнселсен Каргау, нәфрәт яки битарафлык белдерү сүзе. Әллә өйдә калган, чәнчелгере. А.Алиш. – Яңгыры да, чәнчелгере, туктый белмәде, – диде, тирә-ягына каранып. Р.Кәрами. Чәнчелсен сазлыгы, у-у, ничек безелдиләр! А.Гыйләҗев. Чәнчелсен кәбестәләре! Н.Гыйматдинова 7) Юньсез, начар, яман. [Карчык:] Һаман җитмәгән икән әле чәнчелгән хатынга, җитмәгән икән әле! Г.Гобәй. [Гаптерәхим:] Чәнчелгән нәрсә, башак бирсәң – башакны чөеп ташлый, печән бирсәң, ашамый. Т.Гыйззәт ◊ Чәнчелеп беткән к. чәнчелгән. [Гафифә:] Чәнчелеп беткән җөйче, шулкадәр әйттем: «Факиһәнеке төсле матур булсын, яхшы итеп тек», – дип. Г.Камал |