ЧӘНЧЕЛДЕРҮ ф. сөйл. 1) Җиңү, егу. Сокланып, исләре китеп, алар каш астыннан гына атаклы Тотышны – орышта ханның ике алыбын чәнчелдергән яшь батырны күзәттеләр. Н.Фәттах

2) Үтерү, дөмектерү. Чебен үтерергә дә кызганган яшь кыз бүген ике немецны чәнчелдерде. С.Поварисов

3) Бетерү, юкка чыгару. Англиядә худка киткән пар машинасы феодализмны чәнчелдерде. А.Гыйләҗев

Чәнчелдереп ату Кинәт, тиз арада чәнчелдерү. Ибраһим урынына менгән Илһам ханны Мөхәммәтәмин Мәскәү көче белән чәнчелдереп атты. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә