ЧӘНЧӘ БАРМАК и. Атсыз бармактан соң килгән иң нечкә һәм иң кечкенә бишенче бармак. Чәнчә бармагында зур бриллиант кашлы йөзек ялтырый. М.Галәү. Чирәм арасында чәнчә бармак башы хәтле генә көл өемнәре бар иде. А.Тимергалин