ЧӘНЕЧКЕЛЕ с. 1) Чәнечкесе, энәсе булган (кайбер үсемлекләр һәм хайваннар тур.). Матур гөл чәнечкеле була. Әйтем. Тәрәзә төпләре, өстәл- урындыклар, киштә-шүрлекләр, идәннең дүрт почмагы чәнечкеле кактуслар белән тулган. Г.Гомәр. Саргылт яшел тау итәкләрендә, кыялар һәм чәнечкеле күгән куаклары арасында кәҗә көтүләре йөри. Р.Мостафин 2) Чәнчә торган, чәнчүчән. Ләкин озын тырнаклы бер карт аның күз кабакларын ачып, ниндидер чәнечкеле агач ботагы белән терәтеп куйды. Ф.Яруллин 3) Кагылганда чәнчә торган чыгынтысы булган (тимерчыбык һ.б.ш. тур.). Каршында чәнечкеле тимерчыбык киртә пәйда булгач, ул капыл туктарга мәҗбүр булды. А.Тимергалин. Бөтен ягыннан да чәнечкеле биек коймалар белән уратып алынган. В.Имамов 4) күч. Шома гына бармаган, читен. Чәнечкеле тормыш баскычлары 5) күч. Зәһәр, усал, яман, күңелгә тия торган. Әбүбәкер останың чәнечкеле сүзләрен Корнай батыр да эләктереп алды. В.Имамов. Ник дигәндә, соңгы вакытта Исмәгыйль үзен дорфа тота, чәнечкеле сүзләр очырта. М.Әмирханов |