ЧӘНЕЧКЕЛӘ’Ү ф. 1) Төрле җирдән чәнчү, чәнечке куллану. Апа ризыкны чәнечкеләде

2) күч. Төрттереп, күңелгә тия торган сүзләр куллану. Син алай чәнечкеләп сөйләшмә инде. З.Хәким. Мәзәк итеп, бер урында сүзләрен чигүләп-матурлап, икенче урында майлап-баллап, өченче урында чәнечкеләп-кылчыклап сөйләде. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә